22 июньдә бөтен илебез Бөек Ватан сугышы башлану кайгылы көнен билгеләп үтә. Бу көнгә мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р., «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. «Хәтер шәме» һәм «тынычсыз тормыш вакыйгалары» акцияләре, беренче чиратта, өлкән туганнары сөйләве буенча Бөек Ватан сугышы тарихын үсеп килүче буынга юнәлдерү. Ата-бабаларыбызның каһарманлыгы үрнәкләре яшь замандашларында аларның Россия тарихына, Ватанны саклаучыларның батырлыгына һәм фидакарьлегенә мөнәсәбәтен формалаштырырга тиеш. Акциядә катнашучылар белән бергә шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык белән Ватан өчен сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.
Түбән Утар авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелдылар. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру,үлән чабу кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге советы, шушы изге эшкә үз элешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казан шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында, “Ядрә этү” төрендә, 2 нче урынны яулады.
Барыгызны да «Спорт җире»Бөтенроссия марафонының төбәк этабына чакырабыз
Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге
Түбән Шытсу авылында "Хәтер шәме" акциясе үтте. Ата-бабаларыбызның каһарманлыгы үрнәкләре яшь замандашларында аларның Россия тарихына, Ватанны саклаучыларның батырлыгына һәм фидакарьлегенә мөнәсәбәтен формалаштырырга тиеш. Акциядә катнашучылар белән бергә шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык белән Ватан өчен сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.
22 июнь көне авырту, өмет, каһарманлык белән сугарылган. Ул булган хәлне искә төшерү генә түгел, ә тарихның онытырга ярамый торган гаять зур өлеше. Хәтер һәм кайгы көнендә Россиядә сугыш елларында һәлак булган, Бөек Җиңү хакына тылда хезмәт иткән, батырлыкларын буыннар хәтерендә саклап калу өчен ихтирам итәләр.
Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович 20, 21 июньдә Азнакай шәһәрендә инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча ТР Чемпионатында катнашты. Р. И. Заһидуллин призлы урыннарны яулады.
«Спорт җире» Бөтенроссия марафонының муниципаль этабы Байлар Сабасында узды