Түбән Шытсу авылында "Хәтер шәме" акциясе үтте. Ата-бабаларыбызның каһарманлыгы үрнәкләре яшь замандашларында аларның Россия тарихына, Ватанны саклаучыларның батырлыгына һәм фидакарьлегенә мөнәсәбәтен формалаштырырга тиеш. Акциядә катнашучылар белән бергә шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык белән Ватан өчен сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.