«Без бергә» «Ак журавли» өстәл теннисы буенча халыкара ярышлары

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

Өч көн буе өстәл өстендә ак яшеннәр оча, тик тупның очышын күзәтеп өлгер. Әле аскы ягы, әле өске ягы белән, әле ян-яклары белән әйләндереп, әле югары дәрәҗәдә. «Саба-Арена»да «Без бергә» «Ак журавли» өстәл теннисы буенча халыкара ярышлары узды. Хатын-кызлар арасында пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр: Анна Дыкина һәм Самира Дебетеева (икесе дә Казан, Татарстан Республикасы). Икенче баскычка Каролина Привалова (Казан Р.Т.) күтәрелде. Ярышларның җиңүчесе Яна Жадько (Беларусь Республикасы) булды. Егетләр арасында өченче баскычка Үзбәкстан Республикасы спортчысы Хөсәен Искәндәр һәм Самарадан Әмир Баротов чыкты. Икенче баскычка шулай ук Самарадан - Александр Яговкин күтәрелде. Турнирның җиңүчесе Алексей Крот (Беларусь Республикасы) булды. Оештыручылар карашынча, турнир уңышлы узды. Кунаклар, катнашучы командалар вәкилләре Саба районының җылы кабул итүен югары бәяләделәр. Призлы фонд 300000р тәшкил итте. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районының яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Рамазан улы Гарипов, «Саба-Арена» СШ» директоры Артур Фидаелович Багманов катнашты. «Иң яшь» номинациясендә Сәлим Исмәгыйлев (8 яшь) җиңүче булды, Саба районы вәкиле Р.Т. Әхмәтова «Зрительские симпатия» призына лаек булды. “Бердәмлек” номинациясендә Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Беларусь Республикасы командалары дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International