Сатыш авыл җирлегендә "Хәтер шәме" акциясе

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

22 июнь көнне Сатыш авыл җирлегендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган хәтер сәгате үткәрелде. Чара обелиск янында узды. Җирлек башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. Бөек Ватан сугышы башлану тарихы турында сөйләде. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның гаилә әгъзаларын искә төшерделәр. Катнашучылар "Бер минут тынлык" акциясенә кушылып, Ватан өчен, безнең өчен гомерләрен биргәннәрнең барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук шәмнәр кабызып "Хәтер шәме" акциясенә кушылдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International