ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация -кисәтү

Тимершык авыл җирлеге буенча ремонт, төзекләндерү эшләре башкарылып тора. Тимершык авыл җирлегендә урнашкан уен майданчыкларына  щепа җәю эшләре булып узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС

Җәй айлары очрашулар белән истә кала торган ел фасылы. Аеруча да уку йортларын тәмамлаучылар түгәрәк даталарны билгеләп үтә. 1976 нчы елгы укучылар Тимершык урта мәктәбендә үзенчәлекле очрашу уздырдылар. Мәктәпне 1993 елда тәмамлап, 32 елдан соң класс җитәкчеләре Сафина Әнисә Зиннәт кызын, Загидуллина Анна Филлип кызын чакырып мәктәп ишек алдына 11 төп туя агачы утырттылар. Бу яхшы фикерне уйлап чыгарып, тормышка ашыручыларга зур рәхмәт!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

5 нче июль көнне Кзыл-Мишә авылында яшәүче Шакирҗанова Рауза Нурый кызы  95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны  Саба муниципаль районы  социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н., Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х. һәм  Татарстан Республикасында "Росгосстрах" филиалының Саба районындагы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә агентлыкның иминият бүлеге җитәкчесе Нигмәтҗанов И.Н. котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Бусагада Яңа уку елы. Яхшы билгеләр артыннан куганда онытмаска кирәк, яхшы өлгерешнең төп нигезе — бала сәламәтлеге.

Тэги: хастаханә

Югары Симет мәктәбендә укучылар җәйге практика үтә. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

5 июльдә Шәмәрдән авылының «Тулган ай» фольклор коллективы Яшел Үзән шәһәрендә узган «Иван Купала» республика славян мәдәнияте бәйрәмендә катнашты.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

4 нче июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина «Салават күпере» балалар бакчасының 1нче һәм 2нче әзерлек төркеме балалары өчен «Читаем детям о войне» дигән әдәби сәгать үткәрде. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

3 нче июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Коммунальная урамында яшәүчеләр өчен «Бергә булыйк, күршеләр» дигән урам концерты оештырды, ул барлык яшьтәге кешеләр өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

6
июль, 2025 ел
якшәмбе

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Үз тормышында буялган агач кашыклар яки савытлар күрмәгән кеше юктыр, мөгаен. Агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра.  Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International