ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2026 ел
сишәмбе

3.04.2026 елда Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында Саба муниципаль районы Советының "2025 елда Саба муниципаль районы бюджетының үтәлеше турында"карары проекты буенча ачык тыңлаулар узачак. 


30
март, 2026 ел
дүшәмбе

29 март көнне Керәнне авыл клубында Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Мәдияр Шәрип улы Хаҗиев белән очрашу кичәсе булып узды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

29 март көнне Олы Арташ авыл клубы территориясендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.

Нәүрүз фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә яңа көн, Яңа ел дигәнне аңлата.

Безнең ерак бабаларыбыз Нәүрүзне көне-төне тигезләшеп, барысына да иминлек, сәламәтлек һәм бәхет теләп каршы алганнар.

Бәйрәм татар телендә гармун астында "Яз житэ" җыры белән башланып китте. Кунакларга башта самовардан кайнар чәй һәм тәмле ботка эчерттеләр.

Шуннан соң уеннар спорт залында дәвам итте. Балалар, шул исәптән өлкәннәр дә көч, җитезлек һәм тизлек буенча ярыштылар.

Бәйрәм барлык тамашачыларга - өлкәннәргә һәм балаларга ошады, һәркем рәхмәт әйтеп һәм бүләк алып өйләренә кайтып китте.

"Нырты" АХП ҖЧҖенә чараны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез җитәкчесе Ильяс Илдус улы

Тэги: Арташ авыл җирлеге

    Техник карау үткәрү графигы нигезендә, агымдагы елның 27 нче мартында  «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесендә техникага техник карау үткәрелде.

Агымдагы елның 27 мартында Саба районында агросәнгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлек халәтен бәяләү буенча үзара тикшерү узды.

Шәмәрдән авылында язгы ташуга әзерлек эшләре кызу бара. Су басу куркынычын киметү һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен, Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе яңгыр канауларын кардан чистарту белән актив шөгыльләнә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

22 нче март көнне «Яшьлек " яшьләр үзәге 2025-2026 нчы елгы чаңгы сезонын япты.

28 мартта Саба районының Лесхоз бистәсендә СВО уздыру зонасында батырларча һәлак булган Данил Гыйльметдинов истәлегенә ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча традицион турнир булып узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Узган шимбәдә, 2026 елның 28 мартында, Шәмәрдән авылы чын сәүдә һәм аралашу үзәгенә әверелде. Биредә гадәттәгечә язгы ярминкә узды, ул халыкка һәм кунакларга яңа җитештерелгән продуктлар һәм товарлар сатып алу мөмкинлеген бүләк итте.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

2026 елның 28 нчы мартында  «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждение базасында мәктәп укучылары  буенча өстәл теннисы  спартакиадасы  узды. Муниципаль ярышта  зонада   1 урынны алган укучылар катнашты.

Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды.Җиңүче командаларны котлыйбыз!

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International