28 мартта Саба районының Лесхоз бистәсендә СВО уздыру зонасында батырларча һәлак булган Данил Гыйльметдинов истәлегенә ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча традицион турнир булып узды.
Бозга биш команда чыкты:
«Ястребы-Шәмәрдән»;
«Миша-4»;
«Вымпел»;
«Ястребы-Байлар Сабасы»;
«Игенче».
Киеренке матчлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын — «Меша-4». 2 урын — «Игенче". 3 урын — «Вымпел".
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Бу турнир-ярыш кына түгел, ә якташыбызның батырлыгына хөрмәт Билгесе һәм җәмгыятебезнең бердәмлеге символы.