ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2025 ел
җомга

Җәй буе берсеннән –берсе матур чәчәкләр күзләрне иркәли биредә. Салават күпере төсләрен чагылдырган петунияләр, алтын кояш кебек бархатцылар, янып торган кашкарыйлардан ясалган композицияләр яныннан беркем дә битараф кына узып китә алмый. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. 1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Флагтагы һәр төс аерым мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора.
Финанс – бюджет палатасы бинасы каршында да бу көнне флаг бәйрәмчә җилферди.  

"Татарстанда җәй" проекты кысаларында, Өтернәс авылының Лесная урамында "Урам, урам - безнен урам, Безгә бәхет юраган..." күнел ачу программасы оештырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Лесхоз урта мәктәбендә рәсем конкурсы узды. Балалар туган илгә мәхәббәт һәм аның символларына хөрмәт белдерү өчен үз эшләрен энтузиазм һәм ихтирам белән иҗат иттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

22 нче август ил күләмендә Россия Федерациясе флагы көне буларак билгеләп үтелә.

21 августта Шәмәрдән авыл җирлегеннән «Тулган ай» фольклор коллективы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында искиткеч чара үткәрде. Концерт «Җырлы бүлек» исемен алды, бу «күңелле бүләк»дигәнне аңлата.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары кысаларында Саба муниципаль районының «Яшь Гвардия» хәрәкәте активистлары Шәмәрдән җирлегендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм өләшү акциясе үткәрделәр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Һәр ел саен 22 август - Россия Дәүләт флагы көне дип билгеләп үтелә. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

     Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясен төзекләндерү күркәм һәм үзгәрешсез традициягә әверелде. Учреждение хезмәткәрләренең армый-талмый тырышуы нәтиҗәсендә үзәк территориясе гаҗәеп матур була.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International