Дәүләт бәйрәме-Россия флагы көне

2025 елның 22 августы, җомга

22нче августта дәүләт символларына һәм Россия тарихының әһәмиятле вакыйгаларына багышланган мөһим дәүләт бәйрәме-Россия флагы көне билгеләп үтелә.

     Әлеге чарага багышлап Лесхоз урта мәктәбендә рәсем конкурсы узды. Балалар туган илгә мәхәббәт һәм аның символларына хөрмәт белдерү өчен үз эшләрен энтузиазм һәм ихтирам белән иҗат иттеләр.

     Россия триколоры-Россия Федерациясенең иң мөһим милли символларының берсе. Ул бөек Россияне гәүдәләндерә, халкыбызны берләштерә, хезмәт батырлыкларына рухландыра, якты киләчәккә ышанычны ныгыта!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International