ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2025 ел
җомга

Шәмәрдән авылында юлларны ремонтлауның мөһим этабы башланды. Заводская урамындагы юл өслеген әзерләү буенча җир эшләре алып барыла башлады инде. Ремонт гражданнарның үзара салым республика программасы кысаларында башкарыла.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

"Һөнәрләр шәһәре "SabaBalahoner" һөнәри юнәлешле муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында Саба муниципаль районында «Балкыш «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә» Саба муниципаль районының "Теремок" 2 нче Шәмәрдән балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Балалар социаль хезмәткәр, медицина хезмәткәре, психолог, социаль педагог һөнәрләренең үзенчәлекләре һәм аларның эшчәнлеге белән таныштылар.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

«Оста -Саба» чемпионаты мәктәп укучылары арасында үтте

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Социаль хезмәт алучылар «РЦ Балкыш» ( Сияние) ,Саба районының  матур табигатьле, урман эчендә  урнашкан Лесхоз бистәсенә сәяхәткә  чыктылар.

Иреклеләр (волонтерлык) өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» 2025 Республика премиясенең заявка кампаниясе старт алды. Премия җиңүчеләре булып сәламәтлек саклау, экология, инклюзия, мәдәният, вакыйгалар юнәлеше, СВО уздыру зонасында ярдәм һәм башка юнәлешләр буенча республиканың волонтерлык бергәлеге лидерлары таныла. Ирекле эшчәнлекне оештыручылар, шул исәптән коммерциячел булмаган оешмалар, уку йортлары, бизнес вәкилләре бүләкләнә. Волонтерлар премиядә 3 юнәлеш буенча катнаша ала: «Волонтерлар», «Командалар», «Бизнес». Татарстан Республикасының ел Волонтеры һәм елның Героик гамәле аерым билгеләнә.


25
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

24 сентябрь көнне Саба гимназиясенең 4 "А" сыйныф укучылары Үзәк балалар китапханәсендә булдылар. Укучылар "Әдәби алан" проектында катнашу кагыйдәләре белән таныштылар. Аларга проектның биремнәре тәкъдим ителде, китап күргәзмәсенә дә күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

" Экстремизмга-юк!" айлыгы кысаларында, 6Б сыйныфы укучылары рәсем укытучысы Гөлсирә Рәшит кызы җитәкчелегендә "Без халыклар дуслыгы яклы! Без көчләүгә каршы!" исемле рәсемнәрдән “Барлык халыклар терроризмга каршы!» исемле гомуми плакат ясадылар. Балалар эш барышында берләштеләр, эшкә иҗади якын килделәр һәм үз хезмәтләренең нәтиҗәләреннән канәгать калдылар

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

25 сентябрьдә Эзмә мәдәният йортының «Оста куллар» клубында катнашучылары белән «Движение-эликсир долголетия» исеме астында табигатькә экскурсия оештырдылар. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

25 сентябрьдә Саба мәктәбе базасында «Оста -Саба» чемпионатының мәктәп укучылары арасында « Чәчтараш сәнгате» компетенциясе буенча 27 укучы көч сынашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

20 сентябрьдә приютка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нияз Фаат улы Аитов килде.Приют буйлап экскурсия барышында Нияз Фаат улы приютта тәрбияләнүчеләр белән эшнең һөнәри юнәлешләре, балигъ булмаганнарның социаль учреждениедә яшәү шартлары белән танышты.

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International