"SabaBalahoner "Һөнәрләр шәһәре" һөнәри юнәлешле муниципаль программа

2025 елның 26 сентябре, җомга

"Һөнәрләр шәһәре "SabaBalahoner" һөнәри юнәлешле муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында Саба муниципаль районында «Балкыш «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә» Саба муниципаль районының "Теремок" 2 нче Шәмәрдән балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Балалар социаль хезмәткәр, медицина хезмәткәре, психолог, социаль педагог һөнәрләренең үзенчәлекләре һәм аларның эшчәнлеге белән таныштылар. Әлеге дәресләр балаларда әйләнә-тирәдәгеләргә карата ихтирамлы һәм уңай мөнәсәбәт формалаштырырга, аларда шәфкатьлелек, кызгану, якыннары турында кайгырту хисе тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International