«Оста -Саба» чемпионаты мәктәп укучылары арасында үтте

2025 елның 26 сентябре, җомга

25 сентябрьдә Саба мәктәбе базасында «Оста -Саба» чемпионатының мәктәп укучылары арасында « Чәчтараш сәнгате» компетенциясе буенча 27 укучы көч сынашты.

Конкурс ике этаптан тора: теоретик һәм практик. Беренче этапта, балалар теоретик өлеш буенча сорауларга җавап бирделәр һәм карточкалар белән эшләделәр. Укучыларның яхшы әзерләнгәнен һәм бу өлкәдә тирән белемгә ия булганнарын күрдек. Практикада уңышлы куллану өчен теоретик база турында хәбәрдар булу бик мөһим. Икенче этапта, балаларның осталыкларын тулысынча күрсәттеләр. Оста һәм матур итеп бирем буенча чәч ясадылар. Мондый күнекмәләр алга таба үсеш өчен искиткеч башлангыч нокта булып тора. Укучыларга алга таба да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International