ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Балалар үзләренең спектакльләрендә биюләр, шигырьләр ярдәмендә тамашачыга Планетабызны саклауның мөһимлеген җиткерделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба муниципаль районының „Балкыш“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм лаеклы ялдагы ветераннар өчен оештырылды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

"Авыл хезмәтчәннәре" икенче Бөтенроссия форумы кысаларында Русьның кече шәһәрләре һәм авыл җирлекләренең XI «София»православие мәдәнияте һәм традицияләре фестивале старт алды.

      1 октябрь көнне район мәдәният йортында әнә шундый исем астында район күләмендә Укытучылар көненә багышланган тантана узды. Әлеге бәйрәмдә мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә ия булган иң яхшы педагоглар һәм тәрбиячеләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов  котлады. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Фоат улы Шакиров үз эшләрен намус белән, яратып һәм югары профессиналь дәрәҗәдә башкаручы педагогларны бәйрәм белән котлап, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде, алдынгы педагогларга мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды.

   

Тэги: Мәгариф идарәсе

30
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Иске Икшермә мәдәният йорты «зирәк елга» идел буе халыклары халык иҗаты фестиваль-конкурсында катнашты

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

      Белгәнебезчә, 1нче  октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм өлкәннәргә карата ярату һәм хөрмәт билгесе булып тора. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә  өлкәннәр көненә хезмәт ветераннарына, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм аларга азык-төлек җыелмалары тапшыру күркәм традициягә әверелде.  Бәйрәм җыелмасына   макарон  эшләнмәләре , төрле ярмалар ,кондитер продукциясе, көнбагыш мае, казылык, чәй кергән.

Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре сигез авылда яшәүче  284 ветеранга  күчтәнәчләр тулы пакетны өләшеп чыкты.

ҖЧ “Игенче” коллективы хөрмәтле өлкәннәребезгә  ныклы  сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм, әлбәттә, озын гомер теләп кала.

1 октябрь - Өлкәннәр көне. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Беренчеләрдән булып хәрәкәтнең шәп очрашуы

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International