Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында «Сәнгать аша – яшел планетага!» Беренче Идел буе балалар экология театрлары фестиваленең муниципаль этабы узды. Ун иҗат коллективы сәхнәдә үз спектакльләрен тәкъдим итте. Фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе хезмәткәрләре. Балалар үзләренең спектакльләрендә биюләр, шигырьләр ярдәмендә тамашачыга Планетабызны саклауның мөһимлеген җиткерделәр.
Сабаның 4 нче номерлы «Кынгырау» балалар бакчасының иҗат коллективы 1 нче урын, Сабаның 2 нче номерлы «Эллуки» балалар бакчасының иҗат коллективы 2 нче урын һәм Сабаның 1 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасының иҗат коллективы 3 нче урын яуладылар.
Актив катнашкан өчен грамоталар белән Шәмәрдәннең 1 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасы, Шәмәрдәннең 2 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасы, Шәмәрдәннең 3 нче номерлы «Салават курпере» балалар бакчасы, Сабаның 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасы, Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасы, Саба 5 нче нлмерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы иҗат коллективлары бүләкләнделәр. Олыяз «Чачка» балалар бакчасы коллективы «Иң музыкаль коллектив» номинациясендә лауреат булдылар.