ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Быел Саба муниципаль районының „Балкыш“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтелүче ике күркәм пар бергә яшәүләренең истәлекле юбилейларын билгеләп үттеләр.

Гафиятуллин Әнвәр Нургат улы һәм Гафиятуллина Рафидя Якуп кызы 60 ел бергә гомер иттеләр, ә Сабиров Фәнил Камали улы һәм Сабирова Сания Нуретдин кызы 50 ел бергә гомер иттеләр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көнне без барлык өлкәннәргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен җылы рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көнне без барлык өлкәннәргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен җылы рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

   1 октябрьдә Саба районында 50 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләрнең  "Алтын һәм бриллиант" юбилейларына багышланган тантана узды. Тантаналы чарада Кече Шыңар авылыннан Вафиннар гаиләсе һәм Олы Шыңар авылыннан Хаҗиевлар гаиләсе катнашты. Юбилярларны бәйрәм белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов котлады, бүләкләр тапшырды. Шулай ук оешма җитәкчеләре, юбилярларның  балалары котлады.      Юбилярларны чын күңелдән шушы истәлекле көн белән котлыйбыз! Сезнең һәр уртак көнегез шатлык һәм бәхет белән тулы булсын, ә сәламәтлегегез елдан-ел ныгысын. Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, мөнәсәбәтләрдә гармония һәм барлык изге хыялларның тормышка ашуын телибез. Алда тагын бик күп бәхетле мизгелләр, җылы очрашулар һәм якты вакыйгалар булсын!

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең ветераннары "Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее"на гыйбрәтле экскурсия ясадылар.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

Өлкәннәр көне кысаларында Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре беренчеләрдән булып "Кайгырту"акциясе үткәрделәр. Балалар өлкәннәрне чын күңелдән котладылар, аларга үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын тапшырдылар.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

Үзәкләштерелгән бухгалтериянең контракт бүлеге бухгалтеры Гөлназ Рәхимуллина бу көннәрдә квалификация күтәрү курсларын узды. Курсларда катнашучылар игътибарына кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Контракт системасын кадрлар белән тәэмин итү, бәйсез гарантиягә шартлар һәм таләпләр кебек актуаль темалар каралды. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен ясалма интеллект мөмкинлекләрен куллану кебек кызыклы темалар да өйрәнелде. Электрон процедура буенча контракт проектын формалаштыру буенча практик дәресләр үткәрелде.  Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге биш көнлек курслар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.

Хөрмәтле коллегалар! Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез! Сезнең уникаль тәҗрибәгез һәм эшегезгә тугрылыгыгыз безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Сезгә яңа казанышларга зур көч-куәт, күңел тынычлыгы һәм шәхси тормышта гармония, якыннарыгызның кайгыртуы тулылык хисен бүләк итсен, һәм эштә иҗади күтәрелеш, һәр көн канәгатьлек китерсен. Шулай ук позитив һәм алмаштыргысыз булып калыгыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Балалар үзләренең спектакльләрендә биюләр, шигырьләр ярдәмендә тамашачыга Планетабызны саклауның мөһимлеген җиткерделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International