1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көнне без барлык өлкәннәргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен җылы рәхмәтебезне җиткерәбез. Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары әбиләре өчен музыкаль котлау әзерләделәр, шулай ук бергәләп алмалы пирожкилар пешерделәр.