ЯҢАЛЫКЛАР

2
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Иске Икшермә авыл җирлегенең алтын юбилярлары

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

2025 ел-“Ватанны саклаучылар елы” уңаеннан Шекше төп мәктәбендә солдат белән очрашу үткәрелде. Очрашуга ВДВ өлкәсендә хезмәт итеп, әле күптән түгел генә туган якларына әйләнеп кайткан Мубараков Илнур Газинур улы килде. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Югары Симет урта мәктәбендә өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Шушында эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларга, хезмәткәрләргә укучылар концерт номерлары куйдылар. Өлкәннәр балаларның сорауларына җавап бирделәр, яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар. Мәктәп директоры Гарифуллин Рафис Нәкыйп улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Ел саен, алтын чорда без бөтен көчен һәм белемен халкына багышлаган, яшь буынга сәламәтлеген һәм яшьлеген биргән кешеләрне хөрмәтлибез. Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында 1 октябрь көнне Язлы Арташ авыл клубында «Гомер козегез матур булсын»дигән тематик кичә оештырылды.Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов сәламәтлек һәм озын гомер теләп котлады.Чара кунаклары бәйрәмне оештыручыга алган хисләре , бүләк ителгән кәефе һәм күңелдә онытылмаслык тәэсирләре өчен рәхмәт белдерделәр. "Нырты АХП"ҖЧҖ җитәкчесе Дәүләтгәрәев Ильяс Илдус улына күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез

Тэги: Арташ авыл җирлеге

1 октябрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе һәм балалар китапханәсе "Дуслык" клубы хатын-кызлары белән Өлкәннәр көненә "Алга! Картлыктан" дигән бәйрәм кичәсе үткшрделәр. Өлкәннәр үз адресына бик күп изге сүзләр, теләкләр ишеттеләр, күңелле аралашу мөмкинлеге алдылар. Алар кызыклы бәйгеләрдә, уеннарда һәм викториналарда актив катнаштылар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, рәхәтләнеп такмаклар җырладылар. Бәйрәм чарасы җылы һәм дустанә атмосферада узды. Китапханәчеләр катнашучыларга игътибар һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Пенсионерлар күңелләре белән ял иттеләр, аралаштылар, үзләре өчен бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Өлкән буын -ул безнең әби- бабаларыбыз, әти- әниләребез. 1 октябрь бәйрәме өлкәннәргә үзенең кайгыртуыңны, хөрмәтеңне белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан 1 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында , китапханәче белән берлектә «Көзләрнең дә була үз яме" дип исемләнгән ял кичәсе оештырылды. Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Р.З. Сафаргалиев , авылыбызның имамы Мансур мулла өлкәннәргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр."Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларда, үзләренең әби- балаларына матур җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр. Бәйрәмебезне тагында бизәүчеләр, махсус кунакларыбыз, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче- Габделхаков Газинур абый җитәкчелегендәге " Нәүрүз" халык фольклор коллективы чыгышы булды. Аларның моңлы җырларына, өлкәннәребез үзләре дә кушылып жырлардылар.Кичәдә катнашучылар бер-берсенә матур теләкләр теләделәр, яшьлек елларын искә алдылар. Чәй табыны артында узган әлеге җылы очрашу һәркемнең кәефен күтәрде, яшәү көчен арттырды. Кичә ахырында, авылыбызның хөрмәтле ветеран укытучысы Гаффарова Мөнәвәрә апа, бәйрәмдә катнашкан һәркемгә үзенең изге теләкләрен җиткерде.Бәйрәмне үткәрергә матди ярдәм күрсәткән "Нырты» авыл хуҗалыгы җәмгыятенә өлкәннәребез исеменнән чиксез зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бу истәлекле көнне безнең медицина хезмәткәрләре районның элеккеге Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре янына барып, хөрмәтле пенсионерларыбызга рәхмәтләрен белдерделәр.

Тэги: хастаханә

Өлкәннәр көне-матур һәм якты бәйрәм, әби-бабаларыбыз бәйрәме. Бүген гомерләрен хезмәткә, балаларын һәм оныкларын тәрбияләүгә, ныклы гаиләләр коруга һәм гореф-гадәтләрне саклауга багышлаучыларны котладык. Бу-рәхмәт һәм хөрмәт көне, ул көнне без озын гомер юлларын узган, шатлык һәм авырлыклар кичергән, үз тәҗрибәсе һәм зирәклеге белән уртаклашкан һәркемне искә алабыз.

   Без өлкәннәргә тормышыбызга керткән өлешләре, безгә көн саен бүләк иткән җылы һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәт белдерәбез. Бу көн аларга аерым рәхмәт һәм игътибар белдерү, безнең тарафтан никадәр мөһим һәм яраткан булуларын күрсәтү өчен сәбәп булсын. Безнең әби-бабайларыбыз үзләрен кирәкле һәм бәхетле, якыннарының һәм туганнарының мәхәббәте һәм хөрмәте белән әйләндереп алынган итеп хис итсеннәр.

   Кадерлеләребез, сезне өлкәннәр көне белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм бәхет телибез!

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

1 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды.  Бәйрәм программасында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук «Киләчәккә ышаныч белән» волонтерлык проекты вәкилләре дә булды, безнең әби-бабайларны тәмле һәм матур бүләкләре белән сөендерделәр.

Бәйрәмебезгә килгән кунаклардан котлау сүзләре яңгырады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International