2025 ел-“Ватанны саклаучылар елы” уңаеннан Шекше төп мәктәбендә солдат белән очрашу үткәрелде. Очрашуга ВДВ өлкәсендә хезмәт итеп, әле күптән түгел генә туган якларына әйләнеп кайткан Мубараков Илнур Газинур улы килде. Илнур армия тормышы турында, үзенең парашюттан сикергән мизгелләре турында сөйләде. Укучылар бик күп сораулар бирделәр, чөнки аларга әңгәмә бик кызыклы булды. Ул Шекше төп мәктәбендә укып, Арча педагогия көллиятендә белем алган. Хәзерге вакытта үз һөнәренә тугры калып физкультура укытучысы булып эшли.