1 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм программасында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук «Киләчәккә ышаныч белән» волонтерлык проекты вәкилләре дә булды, безнең әби-бабайларны тәмле һәм матур бүләкләре белән сөендерделәр.
Бәйрәмебезгә килгән кунаклардан котлау сүзләре яңгырады.