1 октябрьдә Саба районында ел саен 50 ел бергә яшәгән алтын юбилярлар хөрмәтләнә. Быел бу чарада безнең җирлектән Марат һәм Насима Сафиуллиналар катнашты.Алтын туй-ул 50 ел бергә яшәгәннән соң билгеләп үтелә торган юбилей. Бу гаилә бәйләнешләренең ныклыгын гәүдәләндерүче мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Бу көнне ир белән хатын никахтагы беренче адымнарын искә төшерәләр, тарихлары белән уртаклашалар һәм, бәлки, 50 ел элек бер-берсенә биргән антларын кабатлыйлар