Олы Шыңар авыл җирлегенең Алтын һәм Бриллиант юбилярлары

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

   1 октябрьдә Саба районында 50 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләрнең  "Алтын һәм бриллиант" юбилейларына багышланган тантана узды. Тантаналы чарада Кече Шыңар авылыннан Вафиннар гаиләсе һәм Олы Шыңар авылыннан Хаҗиевлар гаиләсе катнашты. Юбилярларны бәйрәм белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов котлады, бүләкләр тапшырды. Шулай ук оешма җитәкчеләре, юбилярларның  балалары котлады.      Юбилярларны чын күңелдән шушы истәлекле көн белән котлыйбыз! Сезнең һәр уртак көнегез шатлык һәм бәхет белән тулы булсын, ә сәламәтлегегез елдан-ел ныгысын. Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, мөнәсәбәтләрдә гармония һәм барлык изге хыялларның тормышка ашуын телибез. Алда тагын бик күп бәхетле мизгелләр, җылы очрашулар һәм якты вакыйгалар булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International