Өлкәннәр көне

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Бу көн безнең йөрәккә кадерле кешеләребез - әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайлар, өлкән яшьтәге апа-абыйлар көне. Өлкәннәр көнен ел саен бәйрәм итәбез. Олыяз авылында да өлкән яшьтәге абыйларны Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Гыйлфан улы Әхмәтов тәмле итеп әзерләнгән өстәл табыны артында зурлап бәйрәм белән котлады. Өлкәннәребез әлеге чарадан бик кәнәгать булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International