1 октябрь көнне район мәдәният йортында әнә шундый исем астында район күләмендә Укытучылар көненә багышланган тантана узды. Әлеге бәйрәмдә мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә ия булган иң яхшы педагоглар һәм тәрбиячеләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов котлады. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Фоат улы Шакиров үз эшләрен намус белән, яратып һәм югары профессиналь дәрәҗәдә башкаручы педагогларны бәйрәм белән котлап, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде, алдынгы педагогларга мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Бәйрәм тантанасының икенче өлешендә тамашачылар өчен Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова тирән эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады.