Халыкара өлкәннәр көне

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

      Белгәнебезчә, 1нче  октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм өлкәннәргә карата ярату һәм хөрмәт билгесе булып тора. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә  өлкәннәр көненә хезмәт ветераннарына, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм аларга азык-төлек җыелмалары тапшыру күркәм традициягә әверелде.  Бәйрәм җыелмасына   макарон  эшләнмәләре , төрле ярмалар ,кондитер продукциясе, көнбагыш мае, казылык, чәй кергән.

Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре сигез авылда яшәүче  284 ветеранга  күчтәнәчләр тулы пакетны өләшеп чыкты.

ҖЧ “Игенче” коллективы хөрмәтле өлкәннәребезгә  ныклы  сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм, әлбәттә, озын гомер теләп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International