Саба муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын-Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча ярдәмчесен биләүгә конкурс үткәрә.
5 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Җиңү килде безнең урамга" исемле концерт булды. Концертны "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты"дәүләт казна учреждениясе хезмәткәрләре оештырды. Чара җылы, дустанә атмосферада узды. Программага сугыш еллары җырларын башкару, бию номерлары һәм тематик инсценировкалар кертелгән иде.
3 октябрь көнне Юлбат мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган «Иң мөһиме - күңел белән картаймаска" дигән бәйрәм чарасы булып узды.
Узган ялларда үткән Казан милли ярыммарафонында Финанс-бюджет палатасының баш белгече Эльмира Валеева да катнашты һәм 10 км. дистанцияне җиңеллек белән үтте. Гомумән, марафонда катнашучылар 10 һәм 21,1 км аралыкка йөгерделәр. Быел әлеге спорт чарасында 63 регионнан һәм Россиянең 180 шәһәреннән барлыгы 10 меңнән артык кеше регистрация ясаган иде.
Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Хөрмәт улы Гатиятуллин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады! Аларга озын гомер, барлык башлангычларында уңышлар, сәламәтлек теләде!
Тәрбияләнүчеләр кунаклар белән сөйләште, алар үзләренең профессиональ тәҗрибәләрен һәм акыллы киңәшләрен бирделәр. Бу хезмәткә хөрмәтнең кыйммәтле дәресе булды.
Мишә авыл җирлегендә Саба муниципаль районы прокуроры Р.Н. Шәймәрданов гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә килгән гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм җаваплар алдылар.
Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы юбилярларны өйләрендә котлады. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырды, озын гомер теләде.
1 октябрьдә 50 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләрнең "алтын һәм бриллиант" юбилейларына багышланган тантаналы чара узды. Сабада узган тантаналы чарада Лесхоздан, Будылиннар һәм Вәлиевлар гаиләләре катнашты. Юбилярларны бәйрәм белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов котлады, бүләкләр тапшырды. Оешма җитәкчеләре, җирлек башлыгы, юбилярларның балалары котлады. Без юбилярларга бәхет, сәламәтлек һәм тагын күп еллар бергә булуларын телибез! Һәр көн шатлык һәм елмаю белән тулы булсын!
6.10.2025 конне Арча шәһәрендә "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең зона этабы узды, анда Татарстан Республикасының 6 муниципаль районыннан иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты. Элеге конкурста “Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” нән Динә Габдрахманова ( җитәкчесе Дәүлиева Г.Р.) вокал номинациясендэ "Ак калфак " исемле жыр белэн һәм “Яшьлек” хореография коллективы (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З.) хореография номинациясендә “Сабантуй буләге” биюе белән катнаштылар. Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде. Конкурсның барлык зона этаплары нәтиҗәсе буенча Казанда 4.11.2025 конне Халыклар бердәмлеге көненә карата Гала концерт узачак.