"Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең зона этабы узды.

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

6.10.2025 конне Арча шәһәрендә "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең зона этабы узды, анда Татарстан Республикасының 6 муниципаль районыннан иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты. Элеге конкурста “Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” нән  Динә Габдрахманова ( җитәкчесе Дәүлиева Г.Р.) вокал номинациясендэ  "Ак калфак " исемле жыр белэн һәм  “Яшьлек” хореография коллективы (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З.) хореография номинациясендә “Сабантуй буләге” биюе белән   катнаштылар. Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде. Конкурсның барлык зона  этаплары нәтиҗәсе  буенча Казанда  4.11.2025 конне Халыклар бердәмлеге көненә карата Гала концерт узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International