Саба муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын-Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча ярдәмчесен биләүгә конкурс үткәрә.
Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе вазыйфасына дәгъва кылучыларга карата квалификация таләпләре: югары белем булу, муниципаль хезмәтнең кимендә бер ел стажы яисә белгечлек буенча кимендә ике ел эш стажы, мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә белем һәм күнекмәләр.