«Иң мөһиме - күңел белән картаймаска»

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

3 октябрь көнне Юлбат мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган «Иң мөһиме - күңел белән картаймаска" дигән бәйрәм чарасы булып узды. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев, җаваплылыгы чикләнгән "Юлбат" авыл хуҗалыгы баш агрономы Ф.Ф. Хисамиев өлкәннәрне котладылар һәм аларга сәламәтлек, озын гомер теләделәр. Бәйрәмнең дәвамы булып танылган «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенең (җитәкчесе Тимербаев Хәниф Рифкать улы) искиткеч концерты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International