2025 елның 23 октябренә ашыгыч кисәтү
Кабак, ташкабак, цуккини, патиссон берьеллык бакча үсемлекләре булып торалар, кабаклылар гаиләсенә керәләр һәм уртак билгеләре күп. Кабакның туган иле булып Мексика санала, анда аны безнең эрага кадәр 3000 ел элек үк ашаганнар. Европада кабак һәм ташкабак XVI гасырда барлыкка килгән.
Район Советы сессиясендә депутатлар бертавыштан Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Марат Рәшит улы Кәримов кандидатурасын расладылар.
Төп бурыч-диспансеризация узу, җирле халыкны профилактик карау һәм диспансер күзәтүе.
Профилактик чаралар авыр авыруларны иртә стадияләрдә, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларын ачыкларга ярдәм итә, бу исә үлем очракларын киметергә ярдәм итә.
Мобиль поликлиниканың эше "Сәламәтлек саклау"илкүләм проекты буенча алып барыла.
Иске йортларны, сарайларны сүтү -авыл җирлекләре өчен актуаль мәсьәлә. Оет авылында күптән түгел генә кулланылыштан чыккан иске йорт сүтелде.
21 октябрьдә Бөтендөнья йод кытлыгына каршы көрәш көне билгеләп үтелә.*
Йод микроэлементы тироксинны да кертеп, калкансыман биз гормоннарын җитештерүдә төп роль уйный. Бу гормон организмның метаболизмына йогынты ясый, су, минераль, аксым, липид һәм углевод алмашы процессларын контрольдә тота. Ул тән температурасын нормаль тоту, күзәнәкләрнең үсүе һәм бүленүе, бавыр һәм йөрәкнең нормаль эшләве өчен кирәк. Йод җитмәү нерв системасы эшендә тискәре йогынты ясый, кешенең кәефен үзгәртә һәм психоэмоциональ халәтен начарайта. Йодның озакка сузылган кытлыгы калкансыман бизнең зурлыгын арттыруга (эндемик бүксәнең үсешенә) китерә.