Район Советы сессиясендә депутатлар бертавыштан Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Марат Рәшит улы Кәримов кандидатурасын расладылар.
Марат Рәшит улы — тәҗрибәле җитәкче, элек Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшләгән һәм Саба районы Башкарма комитеты аппаратын җитәкләгән.
Марат Рәшит улына яңа җаваплы урынында уңышлар һәм Саба районы халкы иминлегенә билгеләнгән барлык планнарның тормышка ашуын телибез!