ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Түбән Шытсу авыл җирлеге үзешчәннәре 17 октябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп" дип исемләнгән концерт куйды. Әлеге концерт Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Җыр-бию, милли уен кораллары белән чыгыш ясау һәм башка сәнгать төрләре тамашачы күңеленә хуш килде. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

20 октябрь көнне Югары Симет мәдәният йортында Югары Симет урта мәктәбе белән берлектә «Әтиләр көне» бәйрәме оештырылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Хоккей буенча иптәшләрчә уен

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Югары Шытсу һәм Түбән Шытсу авылларында урам юллары тигезләтелде. Әлеге эшне АО "Татавтодор" оешмасы башкарды. Эшләнгән эшнең гомуми озынлыгы 1620 м.тәшкил итте. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылында гомер кичерүче Рәхимә Баһан кызы 100 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Аны зур юбилее белән котларга Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н. килде һәм үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Шакирзянова Рәхимә   Богмановна кызы 1925 елның  16 октябрендә Теләче районы Иске Җөри  авылында  дөньяга килә. 1948 елда Югары Шытсу  авылы егете Шарипҗан  абыйга  кияүгә чыга. Алар бик тәртипле 1 ул, 3 кыз устергәннәр.  Рәхимә  апа туган төбәгендә тыл хезмәтчәне булып хезмәт юлын башлап җибәргән. 16 яшеннән урман кискән, окоп казыган, агач кискән, Казанда тоз чыгаруда, Кукмарада итек фабрикасында да эшләгән. Югары Шытсуга  килен булып килгәннән соң Рәхимә  апа “Беренче Май”колхозында төрле эшләрдә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан.  Аның эш стажы 40 елдан артык. Намуслы, тырыш хезмәте өчен Рәхимә апа күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә Рәхимә апа  Югары Шытсу авылында малае Мөдәрис, килене Гөлнур  тәрбиясендә гомер итә. Аның 5 оныгы бар. Киң күнелле, ярдәмчел,  һәркемгә рәхмәтле Рәхимә апаны  авылдашлары бик  хөрмәт итә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йортында "Һәрвакыт булсын кояш" дип исемләнгән тынычлык дәресе үткәрелде. Әлеге чарада катнашучы балаларга тынычлык, дуслык һәм бердәмлек төшенчәләренең никадәр мөһим икәнлеге аңлатылды. Шулай ук терроризмга каршы эшләнгән стенд нигезендә төп кагыйдәләр искәртеп үтелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылында иске йорт сүтү эше бара. Иске, җимерек хәлдәге йортлар авыл җирлеге биләмәсен ямьсезли, матурлык тудыруга комачаулый. Шулай ук ташландык территориягә балалар уйнарга керүдән һәм янгын чыгудан куркыныч. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Укучыларда лидерлык сыйфатларын формалаштыру факторы буларак сыйныф җитәкчесе эшендә укучылар үзидарәсе» темасына сыйныф җитәкчеләренең семинары узды. Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең класс җитәкчеләре үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар темасына класс сәгатьләре һәм мастер-класслар үткәрелде. Мастер-классларда класс җитәкчеләренә төрле биремнәр тәкъдим ителде. Семинар азагында барлык катнашучылар да узган чаралар турында фикер алыштылар. Семинар югары дәрәҗәдә узды, катнашучылар каралган мәсьәләләрнең актуальлеген һәм практик әһәмиятен билгеләп үттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Югары Шитцы һәм Түбән Шитцы авылларда юлларның очлык ремонты 

Тэги: окс ОКС

Игътибар! 22.10.2025елда 09:00сәг. Саба муниципаль районы Советының утырышы (сессиясе) планлаштырылган. Чакырылганнарның исемлеге һәм көн тәртибе кушымтада бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International