«Укучыларда лидерлык сыйфатларын формалаштыру факторы буларак сыйныф җитәкчесе эшендә укучылар үзидарәсе» темасына сыйныф җитәкчеләренең семинары узды

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Укучыларда лидерлык сыйфатларын формалаштыру факторы буларак сыйныф җитәкчесе эшендә укучылар үзидарәсе» темасына сыйныф җитәкчеләренең семинары узды. Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең класс җитәкчеләре үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар темасына класс сәгатьләре һәм мастер-класслар үткәрелде. Мастер-классларда класс җитәкчеләренә төрле биремнәр тәкъдим ителде. Семинар азагында барлык катнашучылар да узган чаралар турында фикер алыштылар. Семинар югары дәрәҗәдә узды, катнашучылар каралган мәсьәләләрнең актуальлеген һәм практик әһәмиятен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International