Әтиләр көнен бәйрәм итү кысаларында, 20 октябрь көнне Югары Симет мәдәният йортында Югары Симет урта мәктәбе белән берлектә «Әтиләр көне» бәйрәме оештырылды. Россиянең истәлекле даталары календарендә 2021 елда Әниләр көне белән беррәттән шундый бәйрәм барлыкка килде. Быел әлеге дата уңаеннан чарада төрле конкурслар, викториналар, уеннар, мастер-класслар үткәрелде. Әтиләр өчен котлау программасы әзерләнде. Бу бәйрәм әтигә ышаныч белән бәйле. Шуңа күрә бәйрәмдә катнашучыларга «әти һәм бала» исемле уртак уен тәкъдим ителде, анда әтиләр балалар белән парлап алып баручының сорауларына җавап бирделәр, конкурс биремнәрен үтәделәр. Залда балалар һәм әтиләр арасында җылылык һәм ышаныч атмосферасы хөкем сөрде. Чараның максаты балаларның һәм ата-аналарның бергә ялын уңайлы үткәрү шартларын тудыру, әтиләре өчен горурлык хисе тәрбияләү, балаларда гражданлык-патриотик позиция тәрбияләү иде.