«Алтын көз» атналыгы кысаларында Сабаның «Шоколад» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бакча янына урнашкан көзге агачлыкка киттеләр. Анда алар төлке белән Сөмбелә исемле кызны очраттылар. Алар белән бергә балалар көзге бәйрәм оештырдылар.
Кинәт урманнан Убырлы карчык килеп чыкты да күңел ачуны бозарга тырышып карады. Ләкин балалар бирешмәделәр. Алар биеделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, алтын көз турында шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Балалар, тәрбиячеләр һәм бәйрәм геройлары бик күп уңай хисләр кичерде. Әлеге көзге бәйрәм, һичшиксез, катнашучылар хәтерендә онытылмас эз калдырачак.