ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Шекше авыл мәдәният йорты мөдире Хисмәтова Ләйсән Азат кызы «Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән зур өлеше өчен» Премьер-министр А.В. Песошинның Рәхмәтенә лаек булды. Ләйсән Азат кызын бүләк алуы белән котлыйбыз һәм алга таба да халыкка хезмәт итүдә уңышлар телибез!

Тэги: Шекше авыл җирлеге

5 сентябрь көнне Шекше авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., җирлек башлыгы Хәйртдинов Р. Р., оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җирлек башлыгы халыкны җирлекнең узган биш еллык эшчәнлеге белән таныштырды. Җыелыш азагында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары халыкка җирлек халкына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм ТР Рәисе сайлауларында һәм муниципаль сайлауларда актив катнашырга өндәде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

7
сентябрь, 2025 ел
якшәмбе

Игелек һәрвакыт кешелеккә яшәү көче һәм энергиясе алып килгән. Бу сыйфат безнең дөньяда зур роль уйный, чөнки игелекле гамәлләр кылганда без шатлык белән тулабыз һәм башка кешеләрне шатлык белән тутырабыз — бәхетлерәк булабыз. Күпләр яхшылык-көч чагылышы дип саный, ә кайберәүләр моны — йомшаклык дип уйлый. Китапханәгә килүчеләргә Игелекнең нәрсә икәнен, нинди кешене игелекле дип атарга мөмкин булуын, аны нинди гамәлләр бизәве турында сөйләнде. Бу тема буенча әңгәмә һәм әдәби уку үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

"Буыннар старты" республика конкурсының муниципаль этабында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре Эльмира Валеева һәм Рузалия Дәүләтшина дә гаиләләре белән катнашты. Гаилә командасы составында әби - бабайларның да катнашуы бәйгегә яңа төсмер бирде.  
Бәйге 5 станциядән торды: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Беренче ярдәм күрсәтү», «Фигуралы йөртү», «Тормыш иминлеге нигезләре», «Янгын куркынычсызлыгы».
Нәтиҗәдә, Валеевлар гаиләсе 2нче, Ганиевлар гаиләсе 3 урынга лаек булдылар.

Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә мөдире белән берлектә 2025 нче елның 3 нче сентябрендә, террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан, "Беслан: өзелгән дәрес" исемле хәтер сәгате үткәрделә

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Олы Арташ авылының үзәк урамында юл-ремонт эшләре дәвам итә. Юл төзелешен Балтачның "МДСУ – 1" ҖЧҖ башкара. Бу эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:

Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

18 сәгатьтән. 7 сентябрьдә 08 сәгатькә кадәр. 2025 елның 8 сентябре

8 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.


6
сентябрь, 2025 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Китапханәдә бүген аеруча шау- шулы һәм күңелле булды.Кунакка малайлар һәм кызлар килде.Китарханәче алар өчен төрле ил балалары арасындагы дуслыкка һәм үзара аңлашуга багышланган кызыклы программа әзерләде.Китапханәче балаларны В.Осеева,Е.Пермяк һәм башка авторларның дуслык турында язган искиткеч китаплары белән таныштырды.Чараның икенче өлшендә балалар игелекле һәм гыйбрәтле "Кубик һәм Тобик" мультфильмын карадылар.Ул тагын бер кат дуслык һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген искә төшерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

5
сентябрь, 2025 ел
җомга

5 сентябрьдә татар язучысы һәм тәрҗемәчесе Фирая Зиатдиновага 80 яшь тула. 5 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе «Татар прозасы дөньясында»дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче язучының биографиясе турында сөйләде. Балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар.Аның һәр шигыре үзенең моңлылыгы белән үзенә җәлеп итә.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International