25 – 27 сентябрь көннәрендә Актанышта узган Татарстан Республикасының Беренче Президенты Кубогына 2009-2011 елда туган яшүсмерләр арасында милли көрәш бәйгесендә авылыбыз егетләре зур уңышка ирешеп кайттылар. Ахмадуллин Инсаф 70 кг улчәүдә 3 урын, Ибрагимов Илшат 80 кг авыр улчәүдә 3 урынны алдылар. Тренерлары Закиров Делюс Редаил улы. Көрәшчеләрне уңышлары белән котлыйбыз
27 сентябрьдә Арташ авыл җирлегендә «Милләтләр кроссы - 2025» массакүләм ярышлары узды, алар традицион рәвештә көз көне халык арасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру максатларында үткәрелә.
26 сентябрь көнне Саба үзәк китапханәсендә китапханә каршында эшләп килүче “Өлкәннәр”, "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Алтын куллар" клублары өчен "Гомер көзләренә ямь өстәп, кайтып килик әле яшьлеккә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында матурдан-матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, уеннар белән үрелеп барды. Чара ахырында китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур теләкләрен җиткерде.
Еллар оча, аларны куып җитеп булмый —
Сәгать көннән-көн алмашынып ашыга...
Ләкин беләм, гаҗәпләнүдән арымыйм,
Көзең чакырган арада.
Көз - елның иң гаҗәеп вакыты. Безне чолгап алган төсләрнең төрлелеге буенча аның белән бүтән бернәрсә дә чагыштырырлык түгел. Ләкин, шул ук вакытта, бу тиз үзгәрүчән вакыт: әле һава якты кояш белән шаяра, әле кинәт болытлар ябырыла, яңгыр ява башлый. Көзен кәеф үзгәрә. Еш кына нәкъ менә көз көне кешеләр меланхолиягә бирелә, моңсулана.
27 сентябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Ак калфак» клубы әгъзалары белән «Кәеф төсе - көз»дигән чара үткәрделәр.
Чарада катнашучыларга фикер алышырга тәкъдим ителде «Ә кәеф нигә бәйле соң?». Ачыкланганча, күп факторларга: һава торышыннан да, кәефтән дә, дөньядагы вәзгыятьтән дә һәм тагын бик күп нәрсәләрдән дә. Чара вакытында алар кәефкә әйләнә-тирәдәге төс йогынты ясавын белделәр. Моннан тыш, кешегә ошаган төс аның турында күп нәрсә сөйли икәнен дә белделэр. Каташучылар викторина, уеннарда, игътибар һәм зирәклек конкурсларында бик теләп катнаштылар. Бу көнне Көзге кәеф шатлыклыга алышынды!
28 сентябрь көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре өлкәннәр ункөнлеге кысаларында авылдашлары белән Казанга сәфәр кылдылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 1-2 октябрендә штаб тренировкасы
26 сентябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Олы Нырты «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Көзге патшалыкка сәяхәт» үткәрделәр.
«Сәяхәт» күрсәткәнчә, балалар - елның иң матур һәм юмарт чоры – көзнең чын сөючеләре. Алар һәр көз аеның үзенчәлекләрен һәм билгеләрен рәхәтләнеп искә алдылар, көзге серләрне белүдә ярыштылар. Балалар «Уйлап кара» шаярту викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «Кайнар кабак», «Урып-җыю»уеннарында катнаштылар. Шуннан соң балалар «Көзге китаплар» китап күргәзмәсе материаллары белән таныштылар. Ахырда балалар рәсемнәрне көзге мотивларга буядылар. Чара күңелле дустанә атмосферада узды.
24 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә “Әллүки” балалар бакчасында тәрбияләнүче урта төркем балалары кунакта булдылар. Алар өчен экскурсия, китап һәм журналларга күзәтү үткәрелде.
Килдебәк авыл җирлегендә, бөтен райондагы кебек үк, «Милләтләр кроссы - 2025» массакүләм ярышлары булып узды