Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә 4 нче сыйныф укучылары Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. Шәфигуллин белән танышу очрашуында булды. Җирлек җитәкчесе балаларга соңгы вакытта нинди эшләр башкарылуы, нинди объектлар төзекләндерелүе, нинди чаралар уздырылуы һәм үсеш планы буенча нәрсәләр тормышка ашырылуы турында җылы һәм дустанә шартларда сөйләде. Якын киләчәктә туган авылларында нинди кызыклы һәм файдалы нәрсәләр булачагы турында сөйләү укучыларда аеруча кызыксыну уятты. Очрашу файдалы гына түгел, үсеп килүче буын өчен дә илһамландыргыч булды!