18 февраль көнне Сәрдә авыл клубында Тимершык, Иске Мичән, Кызыл Мишә, Югары Симет, Сүлә авыл клублары белән берлектә МХО әгъзасы Ф.Шәрифуллинга ярдәмгә "Без бергә" хәйрия концерты үткәрелде. Чыгыш ясаучылар тамашачыларга иҗади программа һәм дустанә атмосфера бүләк иттеләр. Тамашачыларга Ватан, гаилә, мәхәббәт һәм дуслык турында матур җырлар, нәфис сүз, Ватанны саклаучыларга изге теләкләр җиткерделәр. Тамашачылар һәр чыгышны чын күңелдән көчле алкышлар белән бәяләделәр.