Саба районының Мишә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2026 елның 20 феврале, җомга

2026 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мишә авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрделәр, анда сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларның бәяләре ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы турында сөйләштеләр.

Күчмә кабул итү вакытында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр кузгатылды, атап әйткәндә: товарны алмаштыру һәм кире кайтару сроклары, клиентка дөрес мәгълүмат бирмәгәндә җитештерүченең җаваплылыгы, товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучының хокуклары аңлатылды. Чара барышында мәгълүмат буклетлары таратылды.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча кергән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International