ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2025 ел
җомга

    Бүген «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабына йомгак ясалды, әлеге чара районның гомум белем бирү учреждениеләрендә белем алучы урта һәм өлкән яшьтәге укучылар арасында үткәрелде.


28
март, 2025 ел
җомга

Бүген Икшермә кадет интернат-мәктәбендә кече яшьтәгеләр өчен «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды. Әлеге чара инде икенче ел рәттән «Алдынгылар хәрәкәте» проекты нигезендә үткәрелә.


28
февраль, 2025 ел
җомга

  Беренчеләр хәрәкәтенең Саба җирле бүлекчәсе инициативасы буенча, 28 февраль көнне, Эзмә урта мәктәбенең "Беренчеләр Советы" белән берлектә "Ярдәм кулы" акциясе оештырылды.

  Хәрәтнең лидерлары, остазлары белән, җирлектә яшәүче тыл ветераны - Зәкия әбинең йорт тирәсен кардан чистарттылар һәм 97 яшь тулган көне белән котладылар .

  Хөрмәтле ветераныбызга алга таба да ныклы сәламәтлек һәм имин тормыш телибез!


14
февраль, 2025 ел
җомга

«Алдынгылар хәрәкәте»нең Саба җирле бүлекчәсе лидерлары куратор һәм остазлар катнашында, Саба районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында кунакта булдылар.

Беренчеләр приютта тәрбияләнүче балаларны кызыклы уеннары һәм игелекләре эшләре белән сөендерделәр.

Ахырдан очрашуда катнашучыларның барысы да үз куллары белән исемле беләзекләр ясадылар.


16
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

    14 гыйнвар көнне «Саба-Арена» спорт мәктәбе базасында Саба гимназиясенең "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары һәм Җирле бүлекчә Советы лидерлары, гимназиянең 100 еллык юбилеена багышланган «Күңелле стартлар» бәйгесе оештырдылар.


3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

  2 нче декабрь көнне Саба урта мәктәбе базасында «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Без - Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында, Рәсәй Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды.


31
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

31 октябрь көнне Саба урта мәктәбендә укучыларны һәм аларның остазларын “Алдынгылар хәрәкәте” сафына тантаналы кабул итү чарасы булып узды.


29
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

    29 октябрь көнне “Алдынгылар хәрәкәте” нең региональ бүлекчәсе белгечләре катнашында Саба урта мәктәбе базасында медиа юнәлеше буенча мастер-класс үткәрелде.


21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

  19 октябрь көнне «Алдынгылар хәрәкәте»нең Саба җирле бүлекчәсе конференциясе узды

  Соңгы ярты елда башкарылган эшләр турында җирле бүлекчә җитәкчесе Илнар Хаҗиев чыгыш ясады. Үткән уку елында Җирле бүлекчәнең «Алдынгылар Советы» рәисе вазифасын башкарган Хафизова Самира катнашучыларны еллык нәтиҗәләр белән таныштырды.


15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

15 октябрь көнне «Тарих сакчылары» проекты кысаларында Шәмәрдән лицееның Алдынгылар хәрәкәте активистлары һәм Юнармиячеләр  остазлары белән берлектә Җиңү паркында булдылар.

Катнашучылар Бөек Ватан сугышында, фронтта һәм тылдагы якташларның истәлекләре белән таныштылар, хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары турында кызыксынып тыңладылар, чара ахырында паркта урнашкан һәйкәлләрне чистарттылар.

Мондый проектлар үсеп килүче яшь буынга илебез тарихы турындагы хәтерне сакларга ярдәм итә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International