10 июнь көнне Саба ЗАГС бүлегендә Алдынгылар хәрәкәтенең "Без Рәсәй гражданнары" проекты кысаларында районның яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булып узды.
Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты Җитәкчесе, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Каримов Марат Рәшит улы укучыларны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлады һәм кулларына паспортлар тапшырды.
Катнашучыларны шулай ук хәрбия операция зонасына гуманитар ярдәм ташучы якташыбыз Яңгучин Җәмил, өлкән сержант, СВО ветераны Зөлфәт Насыйров, «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Делүс Закиров, ЗАГС бүлеге начальнигы Миләүшә Вакказова һәм миграция мәсьәләләре буенча Саба бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Әдилә Гаязова тәбрикләделәр.