«Алдынгылар хәрәкәте» Кызыл Мишә авылында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп- интернатында очрашуда

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

«Алдынгылар хәрәкәте»нең  Саба җирле бүлекчәсе һәм Саба гимназиясе укучылары, остазлар белән берлектә Кызыл Мишә авылындагы мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп- интернатында очашуда булдылар.

Чарада катнашучылар бергәлектә «Нәрсә дөрес, нәрсә ялган?» дип аталган уен уйнадылар һәм күп кенә яңа, гаҗәеп фактлар белделәр. Шулай ук балалар «Беренчеләр Әкиятләре» проекты белән танышып, үзләре дә мастер-класста төрле әкият геройлары ролендә осталыкларын күрсәттеләрэ Очрашу «Алдынгылар хәрәкәте»нең флешмобы биюе белән тәмамланды.

Мондый очрашулар алга таба да дәвам итәчәк!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International