19-21 майда Казанның югары танк команда училищесында "Зарница 2.0" хәрби-патриотик уенының төбәк этабы финалы узды
Финалда төрле уку йортларының 20 командасын тәкъдим итүче, Татарстаннан иң яхшы 200 яшь патриотлар көч сынашты. Нәтиҗәдә, К.С.Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернатының "Патриот 116" командасы, урта яшь категориясендә лаеклы өченче урынны яулады.
Чара катнашучыларга ихтыяр, кыюлык кебек сыйфатларны күрсәтергә ярдәм итте. Команданы һәм остазларны җиңү белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!