"Аҗаган 2.0" хәрби-патриотик уенының зона этабы уңышлары һәм нәтиҗәләре

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

21 апрель көнне Казан югары танк команда училищесында «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды. 

Саба районы данын Саба гимназиясенең "Патриот Саба" һәм К. С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет-интернат мәктәбенең "Патриот 116" командалары югары дәрәҗәдә яклады.

Барлык командаларыбыз да җиңүчеләр рәтендә!
1 урын — «Патриот 116» (зурлар төркеме) 
1 урын— «Патриот 116» (урта яшь төркеме) 
2 урын — «Патриот Саба» (кече яшь төркеме)

Остазларыбызны һәм укучыларыбызны зур җиңү белән котлыйбыз! Икшермә кадет-интернат мәктәбенең «Патриот 116» командасына республика этабында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International