22 май көнне Теләченең "Яшьлек" яшьләр үзәге базасында Саба һәм Теләче районнарының “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары арасында дустанә очрашу булып узды.
Яшьләребез яңа дуслар белән таныштылар һәм төрле кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар! Ә катнашучылар өчен дискәтүкне, үткән елны гына диджеинг курслары узган, Шәмәрдән “Үсеш” лицее укучысы Гыйлемханова Алия оештырды.
Мондый кичәләр, очрашулар дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз.