Шимбә көнне, 10 февральдә, Шәмәрдән участок хастаханәсе командасы «Татарстан чаңгы юлы - 2024»республика ярышларында катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең хезмәткәрләр 3 призлы урын яулады:
«Саба РҮХ» ДАССОның стоматолог - терапевты Маликова Ризида Исрафиловна белән әңгәмә. Ризида Исрафил кызы югары категорияле табиб, медицина стажы 38 елдан артык.
Дөрес һәм регуляр гигиена тешләрнене озак вакыт сәламәт сакларга мөмкинлек бирә.
Теш һәм аңкауны чистартканда ясаган иң еш очрый торган хаталар.
Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасында «Фельдшер ярдәмчесе»пилот проектын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАПларда) «Фельдшер ярдәмчесе»вазифасы кертелә.
Саба районында 2024 елның 1 февраленнән ФАПларда фельдшер ярдәмчеләре эшли башлады.
3 февральдә Бигәнәй фельдшер-акушерлык пункты мөдире Исмәгыйлева Ильмира Зиннәтулла кызы авыл халкы белән " Сак булыгыз! "Тычкан бизгәге"дигән темага сөйләшү алып барды.
3 февральдә Татарстанда «Ак халатлы фарешталар - Ангелы в белых халатах» фестивале старт алды.
«Саба район үзәк хастаханәсе» ДАССУ фестивале кысаларында, Шәмәрдән участок хастаханәсе базасында «Ачык ишекләр көне» профориентация чарасы узды.
Алып баручылар - халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Гарифуллина Гөлназ Раиф кызы һәм Шәмәрдән участок хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Шәрипова Гөлсинә Азат кызы.
Кызганычка каршы, күп кенә яман шешләр симптомсыз бара, вакыт узу белән дәвалап булмый торган формага күчә.
Хәзерге вакытта күп кенә яман шеш авыруларын уңышлы дәвалыйлар, шуңа күрә онкологияне иртә ачыклау авыруны дәвалауда хәлиткеч роль уйный. Онкология авыруларын иртә стадияләрдә ачыклау өчен берничә тикшеренү бар.
Ә сез беләсезме:
Хатын-кызларда һәр бишенче онкологик диагноз - сөт бизе рагы. Ел саен сөт бизе яман шешенең 2 миллион яңа очрагы ачыклана. Сөт бизләре рагын иртә стадиядә дәваларга мөмкин.
Онкология авыруларын даими рәвештә тикшерү һәм диспансерлаштыру ярдәмендә диагностикалау мөмкин.
Онкология авыруларын иртә ачыклау иң нәтиҗәле дәвалауны кулланырга мөмкинлек бирә.
Күпчелек куркыныч факторлар тәртипкә кагыла һәм көйләнергә мөмкин.