Эшне фельдшерның ярдәмчеләре башлады.

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасында «Фельдшер ярдәмчесе»пилот проектын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАПларда) «Фельдшер ярдәмчесе»вазифасы кертелә.

Саба районында 2024 елның 1 февраленнән ФАПларда фельдшер ярдәмчеләре эшли башлады.

4 ай дәвамында 34 белгеч «авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы» белгечлеге буенча укыды (1.10.2023 елдан 31.01.2024 елга кадәр).

Фельдшер ярдәмчесе функцияләренә пациентларны өйдә патронажлау, диспансерлаштыруның 1 этабы кысаларында чаралар үткәрү (анкеталау, артериаль басымны үлчәү, антропометрия һ. б.), дару препаратларын китерү һәм аларны кабул итүне контрольдә тоту, аз хәрәкәтләнүче һәм яткан авыруларны карау һ. б. керә.

Яңа белгечләргә эштә уңышлар телибез!

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International