Шимбә көнне, 10 февральдә, Шәмәрдән участок хастаханәсе командасы «Татарстан чаңгы юлы - 2024»республика ярышларында катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең хезмәткәрләр 3 призлы урын яулады:
Терапия бүлеге шәфкать туташы Фания Котдусова “51-55 яшьлек хатын-кызлар” категориясендә 3,5 км дистанциядә 2 урын яулады.
Музафарова Рүфинә - гардероб хезмәткәре - 2 км дистанциядә “56 яшь һәм өлкәнрәк хатын-кызлар” категориясендә 2 урын яулады.
Ямалутдинов Рафаэль - 3,5 км дистанциядә “ 61 яшь һәм өлкәнрәк ир-атлар” категориясендә 2 нче урынны яулады.
Чемпионнарыбызны котлыйбыз! Без хезмәттәшләребез белән горурланабыз һәм аларга озак елларга ныклы сәламәтлек телибез!