Тешләр һәм авыз куышлыгы турында кайгыртуда төп хаталар.

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Дөрес һәм регуляр гигиена тешләрнене озак вакыт сәламәт сакларга мөмкинлек бирә.

Теш һәм аңкауны чистартканда ясаган иң еш очрый торган хаталар:

1. Теш щеткасын дөрес сайламау. Уртача катылыклы щеткалар куллану яхшырак, чөнки каты щеткалар тешләрнең сизгерлеген арттырырга һәм тешләргә зыян китерергә мөмкин. Балалар өчен балалар щеткаларын сайларга кирәк.

2. Теш пастасын дөрес сайламау. Теш пастасы аллергия һәм сизгерлек китерергә тиеш түгел. Агарту пасталарын көн саен кулланып булмый – алар эмальгә зыян китерергә мөмкин.

3. Теш щеткасының куллану вакытын үтәмәү. Теш щеткасын 2-3 айдан артык кулланырга ярамый, шуннан соң аны яңасына алыштырырга кирәк.

4. Тешләрне чистарту өчен тәкъдим ителгән вакытны үтәмәү. Тешләрне бактерияләрдән эффектив чистарту өчен ким дигәндә 3 минут кирәк. Тешләрне көненә 2 тапкыр чистартырга кирәк-ашаганнан соң. Иртән-иртәнге аштан соң, кич — кичке аштан соң.

5. Теш араларын чистарту өчен чараларны кулланмау яки дөрес кулланмау. Теш җепләрен, бальзам-чистарткыч һәм ирригатор кулланырга киңәш ителә. Теш чистарткычлар куллану  тешләргә зыян китерергә мөмкин.

6. Тешләрне чистартуның дөрес булмаган ысулын куллану.

7. Көндәлек авыз гигиенасы процедурасында телне чистарту булмау. Телне дә бактерияләрдән чистартырга кирәк. Моның өчен махсус кыргыч яки йомшак теш щеткасы кулланырга кирәк.

8. Теш чистарту процедурасын дөрес тәмамламау. Күпчелек кеше тешләрен чистартканнан соң авызын су белән яхшылап юарга тырыша. Моны эшләү яхшы түгел-сез теш пастасында булган файдалы матдәләрне теш өслегеннән юарсыз.

Онытмагыз, кайгырту хаталары кариес, периодонтит, пародонтит, пульпит, стоматит, гингивит, пародонтоз һәм хәтта авыз рагы кебек авыруларга китерергә мөмкин.

Тешләрегезне дөрес чистартыгыз һәм сәламәт булыгыз!

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International