Шәмәрдән участок хастаханәсендә "Ачык ишекләр көне".

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

3 февральдә Татарстанда «Ак халатлы фәрештәлар - Ак халатлы фәрештәләр " фестивале старт алды.

Фестиваль кысаларында «Саба РҮХ " ДАССОсы Шәмәрдән участок хастаханәсе базасында «Ачык ишекләр көне» дигән һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрде.

Халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Гарифуллина Гөлназ Раиф кызы һәм Шәмәрдән участок хастаханәсе баш табибы вазыйфаларын башкаручы Шәрипова Гөлсина Азат кызы чыгыш ясады.

Чарада шулай ук Казан дәүләт медицина университетының 6 курс студентлары: Вәлиева А.Ф., Садриева Г.Р., Ибраһимова Н. Н. (педиатрия факультеты), Гибадуллина А. А. (дәвалау факультеты) катнашты. Алар барысы да Саба районында туганнар.

Хастаханә буйлап экскурсия барышында балаларга ЭКГ һәм УЗИ кебек тикшеренүләрнең ни өчен үткәрелүен җентекләп аңлаттылар. Аннары теләүчеләргә бу тикшеренүләр үткәрелде, шулай ук буй һәм авырлыкны үлчәделәр.

«Ачык ишекләр көне» чарасының максаты - югары сыйныф укучыларына табиб һөнәре белән якыннан танышырга, районның әйдәп баручы медицина белгечләре белән аралашырга, шулай ук балаларны район үзәк хастаханәсе эше белән таныштырырга мөмкинлек бирү.

Күбрәк фотоларны безнең Вконтакте Госпаблигында карагыз: https://vk.com/publicsabacrb.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International